news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Мәүлид ае чаралары башланып китте

Мәүлид кичәсе IX Бөтенроссия Коръән укучылар һәм хафизлар бәйгесендә җиңүче Ильяс Сабировның Кәлам Шәрифтән аятьләр укуы белән башланып китте.

Казанда Мәүлид ае чаралары башланып китте
dumrt.ru

(Казан, 31 октябрь, "Татар-информ"). Кичә якынлашып килүче Мәүлид ән-Нәби уңаеннан, Казанда “Бабаларыбыз мирасы” дип исемләнгән халыклар дуслыгы кичәсе узды. Әлеге чараны Казандагы Дагестан берләшмәсе, Татарстан һәм Дагыстан мөфтиятләре ярдәме белән, оештырды.

Мәүлид кичәсе IX Бөтенроссия Коръән укучылар һәм хафизлар бәйгесендә җиңүче Ильяс Сабировның Кәлам Шәрифтән аятьләр укуы белән башланып китте. Алга таба катнашучыларны республикабыз мөфтие һәм барлык Татарстан мөселманнары исеменнән мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин сәламләде.

"Традиция буенча, Мәүлид аенда дөньяның күп кенә мөселманнары сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ дөньяга килүе уңаеннан күркәм чаралар үткәрә. Мәүлид аенда үткәрелгән чаралар кешеләр арасында Мөхәммәд Пәйгамбәр ﷺ турында белемнәрнең артуына, аңа булган мәхәббәтне һәм хөрмәтне ныгытуга ярдәм итә", - дип билгеләп үтте ул. 

Аннары күркәм мәҗлестә катнашучыларны Дагыстан Республикасы мөфтиенең беренче урынбасары Абдулла Аджимоллаев сәламләде. Ул чарага җыелучыларны Мәүлид ае белән тәбрикләде. Абдулла хаҗи Камил хәзрәткә дип махсус бүләк - Ибд Хаҗар әл-Һайтаминың “Тухфатуль Мухтадж” китабын тапшырды.

Мәүлид мәҗлесе танылган дин эшлеклеләренең чыгышлары һәм вәгазьләре, иҗади номерлар, нәшидләр башкаруы, викториналар белән дәвам итте. “Наследие” төркеме солисты Рамазан Меджидов, ННТ җитәкчесе Солтан Трамовның чыгышларын, Избербаш шәһәре имамнары рәисе Джарбаев Асхабның үгет-нәсыйхәтләрен тамашачылар бик җылы кабул итте. Кичә дәвамында автор-башкаручы Ильяс Халиков шулай ук татар телендә мөнәҗәтләрен җиткерде.

Дагыстан диаспорасы вәкилләре күркәм кичәне оештыруда ярдәм итүчеләргә, аерым алганда, Татарстан мөфтиятенә рәхмәтләрен белдерделәр. Быел дүртенче тапкыр үткәрелгән әлеге чара истәлеккә күмәк фотога төшү белән төгәлләнде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100