Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда мәктәпләрне берләштерүдән нәрсә көтәргә - Илсур Һадиуллин аңлатмасы
Казанның мәгариф идарәсе җитәкчесе белем бирү системасын камилләштерү максатыннан уздырылган үзгәрешләрнең әһәмияте турында сөйләде.
(Казан, 7 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казанда 13 мәктәп берләштерелеп, 7 яңа белем бирү учагы барлыкка киләчәк. “Бу - педагогик ставкаларны кыскарту, оптимизация, финанслауны киметү максатларыннан эшләнми. Бу безнең шәһәр мәгариф системасында яңа идарә моделен булдыру өчен гамәлгә ашырыла. Проект белем бирү сыйфатын яхшырту, барлык балалар өчен бертөрле мөмкинлекләр булдыру максатын күздә тота”, - дип ачыклык кертте Казан шәһәре Башкарма комитеты мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин бүген журналистлар өчен уздырылган брифингта.
Барлыгы 13 мәктәп һәм 28 балалар бакчасы эшчәнлегенә үзгәрешләр кертелә. Берләштерү юлы белән 5 нче гимназия һәм 134 нче мәктәп, 75 нче гимназия һәм 133 нче мәктәп, 83 нче лицей һәм 95 нче мәктәп, 8 нче гимназия һәм 79 нчы мәктәп, 101 һәм 166 нчы мәктәпләр, 22 һәм 58 нче мәктәпләр, шулай ук 100 нче мәктәпнең мәктәпкәчә белем бирү бүлеге һәм 176 нчы балалар бакчасы эше үзгәртеп корыла.
Илсур Һадиуллин проектның өстенлекләре турында тәфсилләп бәян итте. Аның әйтүенчә, шәһәрдә ел саен югары күрсәткечләргә ирешеп, яхшы нәтиҗәләр күрсәткән мәктәпләр булган кебек, алардан күпкә калышканнары да байтак. Шул рәвешле, исемлекнең “койрыгында” йөргән мәктәпләр бераз "көрәячәк". Илсур Һадиуллин берләштерүнең төп ике критериен билгеләп узды. Беренчедән, мәктәпләрнең бер-берсенә якын урнашуы исәпкә алынган, икенчедән, балалар белән шыплап тулган мәктәпләрне бераз бушату максатыннан, алар азкомплектлы мәктәпләр белән берләштерелә. Мәктәпләрне кушканнан соң барлыкка киләчәк 7 яңа белем бирү үзәгендә 7 мең 272 бала белем алачак.
Проектның максаты – мәктәпләрне ябу түгел!
“Мәктәптә балалар күбрәк булган саен, финанслау да шулкадәр күбрәк, шуңа күрә укучылар саны аз булган мәктәпләргә хуҗалык эшчәнлеген алып бару, модернизация үткәрү кыенга туры килә”, - дип белдерде Илсур Һадиуллин, укучылар саны күп булачак белем бирү үзәкләренә үсеш алу, акча юнәтү җиңелрәк булачагына ишарәләп. Әмма, аның сүзләренә караганда, проектның максаты мәктәпләрне ябу түгел. “Һәр бина калачак, балалар ничек укыган булса, шулай укуын дәвам иттерәчәк”, - дип ышандырды ул.
Үзгәрешләр икенче сменадан котылырга ярдәм итәрме?
Илсур Һадиуллин мәктәпләрне берләштерү икенче сменадан котылу өчен дә файдалы булачагын искәртә. “Казанда ике сменада белем бирә торган 58 мәктәп бар. Аларда 16 меңнән артык бала укый. Быелгы үзгәртеп кору карарына кертелгән мәктәпләр арасында да шундый ике сменада эшләүче мәктәпләр бар. 75 нче, 8 нче гимназияләр, 22 нче, 101 нче мәктәпләр шундыйлар. Аларда 672 бала ике сменада укыган. Берләштерелгәч, икенче смена булмас. Нәтиҗәдә, мәктәпләрдә өстәмә белем бирү өчен дә шартлар барлыкка киләчәк, түгәрәкләр эшләячәк”, - дип билгеләп узды Мәгариф идарәсе башлыгы.
Мәктәпкә кергән идем, гимназияне тәмамлыйм...
Шуны да билгеләп узарга кирәк: мәктәп гимназия яки лицей белән берләштерелсә, уку йортының статусы дәрәҗәлерәк якка үзгәрәчәк. Ягъни, моңа кадәр мәктәптә укыган бала киләсе уку елыннан гимназиядә белем ала башлый. “Мәсәлән, 133 нче мәктәптә укыган балалар 75 нче гимназияне, 79 нчы мәктәптә белем алган укучылар 8 нче гимназияне тәмамлаячак”, - дип аңлатты Илсур Һадиуллин.
Балалар бер бинадан икенчесенә күчеп йөрмәячәк, дип вәгъдә ителсә дә, кайбер үзгәрешләр котылгысыз. Мәсәлән, 8 нче гимназиянең башлангыч сыйныф укучылары 79 нчы мәктәпкә күчереләчәк. “Бу биналар икесе дә бертөрле. 8 нче гимназиядә – 1008 бала, 79 нчы мәктәптә – 445 укучы. 8 нче гимназиядә 218 башлангыч сыйныф укучысы икенче сменада укый. Икенче сменадан качу өчен, без башлангыч сыйныфны 79 нчы мәктәпкә күчерергә уйладык. Башта ризасызлыклар булды, ата-аналар дәгъва белән чыкты. Сөйләшүләрдән, аңлатулардан соң, ата-аналар күчәргә риза булдылар. Алар бер территориядә диярлек. Шулай да, бу мәктәп җитәкчелегеннән дә тора. Әгәр күпчелек каршы булса, алар быел күчермәүне сорап мөрәҗәгать итә ала иде. Бу мәҗбүри түгел, һәр мәктәп ата-аналар белән бергәләп үзе хәл итә”, - дип белдерде Илсур Һадиуллин.
Мәктәпләр берләштерелгәч, татар һәм рус сыйныфлары барысы да сакланачак
Мәгариф идарәсе җитәкчесе Авиатөзелеш районы Северный бистәсендәге 230 бала укыган 134 нче мәктәп белән бәйле проблемалар булганын да әйтте. “Без аны 5 нче гимназия белән кушабыз, татар һәм рус сыйныфлары барысы да сакланачак. Ата-аналар: “Нигә 134 нче мәктәпкә 1 нче сыйныфка кабул итмиләр” дип сорагач, “Бу микрорайонда 5 бала өчен аерым сыйныф ача алмыйбыз”, дип җавап бирәбез. Әгәр ата-аналар 25 бала җыйса, без ачачакбыз. Бер бала да урамда калмаячак”, - дип Илсур Һадиуллин беренче сыйныфка 5 нче гимназиягә кабул ителәчәкләрен әйтте.
Мәгариф идарәсе җитәкчесе Казанда 300 гә кадәр баланы үз эченә алган 19 мәктәп, шул исәптән 150 балалы 8 мәктәп булуын билгеләп узды. “Бу бистәдәге мәктәпләр. Без аларны ябарга җыенмыйбыз, алар сакланып калырга тиеш”, - диде ул.
Проект нигезендә, остазчылык системасын кертеп, һөнәри үсеш өчен мөмкинлекләр туа. Педагогик состав артуга бәйле рәвештә, методик берләшмәләр, предмет кафедралары ачу өчен мөмкинлекләр барлыкка киләчәк. “134 нче мәктәптә 13 сыйныф бар, 166 нчы мәктәптә бераз күбрәк. Һәр параллельдә берәр сыйныф. Әгәр кемдер гуманитар яки икътисади юнәлеш буенча китәргә тели икән, моның өчен балаларга сайлау мөмкинлеге юк. Шуңа күрә мәктәпләрне кушкач, балалар үзләре теләгән профильне сайлый алачак”, - дип белдерде Илсур Һадиуллин.
Тулы бер ставка җыю өчен, төрле җирдә укытып булмый!
Үзгәртеп коруларның барлык өстенлекләрен санап чыкса да, Илсур Һадиуллин моның ата-аналар, балалар, укытучылар өчен дә авыр процесс булуын инкарь итми. Кайчандыр бер кечерәк кенә мәктәптә эшләгәннән соң, кем беләндер кушылып, зуррак учреждениегә әверелү ансат булмавы белән килешә ул. Әмма элек ул мәктәпләрдә башка мәктәпләрдән укытучылар килеп укытуы мәгариф сыйфатына уңай йогынты ясамаган. “Тулы бер ставка җыю өчен, төрле җирдә укытып йөреп өлгереп булмый ул”, - ди мәгариф идарәсе җитәкчесе. “Кайбер мәктәпләрнең һәрвакыт аутсайдерлар рәтендә булуы безне канәгатьләндерми”, - ди ул.
Кайбер директорлар башка вазифага күчәчәк
Мәгариф идарәсе җитәкчесе педагогларны кыскарту булмаячак дип ышандыра һәм ата-аналарга да, укытучыларга да алдан хафаланмаска киңәш итә. Хәер, берләштерелгәч, барлык ставкалар да саклана дию дә дөрес булып бетмәс иде. Ике мәктәп кушылгач, директорларның берсе башка вазифага күчерелә. “Бер мәктәптә ике директор, 10 завуч та (укыту эшләре буенча мөдир – Т. И. искәрмәсе) була алмый”, - дип белдерде Илсур Һадиуллин. Кайбер директорлар инде вазифаларын алмаштырырга ризалык биргән. 133 нче мәктәп директоры балалар бакчасы мөдире вазифасына күчерелгән. 4 мәктәп директорының өчесе укыту эшләре буенча мөдир вазифасына ризалашкан, тагын берсе әле уйлый. “Артык” завучлар исә укытучылар булып күчәчәк. Яңа 7 үзәктә 487 укытучы белем бирәчәк, дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз