news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзелеше өчен финанслау күләмнәре сакланачак

Башкалада биш мәктәп, тугыз балалар бакчасы төзелә.

Казанда мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзелеше өчен финанслау күләмнәре сакланачак
tatarstan.ru/архив

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавирус таралу белән бәйле изоляциягә карамастан, Казанда мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзелеше өчен финанслау күләмнәре сакланачак. Бу хакта Казан мэриясендә утырышта Казан башкарма комитеты җитәкчесенең шәһәр төзелеше сәясәте буенча беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов әйтте.

Ул барлыгы 5,9 мең укучыга биш мәктәп, тугыз балалар бакчасы төзелүен билгеләп үтте. «Федераль һәм республика программалары буенча төзелеш дәвам итәчәк. Төзелеш министрлыгы һәм Баш инвестицион төзелеш идарәсе финанслау күләмнәре сакланачагын раслады», — диде.

Бондаренко урамында бер, Җиһанов һәм Бичурин урамнарында берәр мәктәп быел файдалану тапшырылырга тиеш. «Салават күпере», «Артсити» торак комплексларында ике мәктәп төзелеше алып барыла, алар киләсе елның июнендә сафка басар дип көтелә.

«Демография» илкүләм проекты буенча быел тугыз балалар бакчасы төзелергә тиеш. Азат Нигъмәтҗанов әйтүенчә, шулай ук, республика программасы буенча Чуйков һәм Танковая урамнарында ике футбол манежы төзелә.

Быел Казанда 333 мең квадрат метр торак куллануга тапшырылган. Бу планның 35 проценты. Барлыгы 960 мең кв м торак кертү ниятләнә, шуның 174 мең кв м — социаль ипотека буенча.

Казан мэры Илсур Метшин объектларда төзелеш эшләрен дәвам иттерү мөһимлеген әйтте. «Бер мәйданчыкта да эшне туктатмавыбыз әһәмиятле. Төзелеш тармагы тугызлап катнаш һөнәрне колачлый. Бу безнең шәһәрнең тотрыклылык мәсәләсе», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100