news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда мәктәпкә бәреп кергән ир-атны тоткарлаганнар

Ир-ат кулларын болгарга, өстәлләрне ыргытырга керешкән.

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Полицейскийлар Казанның 69нчы мәктәбенә бәреп кергән, үзен агрессив тоткан ир-атны тоткарлаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Гадәттән тыш хәл кичә кичке алтылар тирәсендә Комиссар Габишев урамында урнашкан 69нчы мәктәптә булган. Белем бирү учреждениесенә бәреп кергән ир-ат кулларын болгарга, өстәлләрне ыргытырга керешкән. Каравылчылар шунда ук полиция чакырткан.

«Урынга килгән полиция хезмәткәрләре, ир-атны тоткарлап, психоневрология бригадасы табибларына тапшырды», - дип искәрттеләр идарәнең матбугат хезмәтендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot