news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда “мәктәп-вуз” системасында бердәм белем бирү җирлеге моделен төзү турында сөйләшү

Башкалада “Өлкән сыйныф укучыларының социаль һәм һөнәри үзбилгеләнүе өчен, инновацион белем бирү җирлеген формалаштыру” дип аталган III республика фәнни-методик кон

(Казан, 2 март, “Татар-информ”). Казан дәүләт технология университеты, ТР Мәгарифне үстерү институты һәм Казан шәһәренең Мәгариф идарәсе “Өлкән сыйныф укучыларының социаль һәм һөнәри үзбилгеләнүе өчен, инновацион белем бирү җирлеген формалаштыру” дип аталган III республика фәнни-методик конференциядә катнашырга чакыра. Ул җыенда турыдан-туры һәм дистанцион рәвештә читтән торып катнашу мөмкинлеген бирә. Конференция агымдагы елның 9-23 март көннәрендә уза.
Институттан алынган мәгълүматларга караганда, конференциягә килгән чыгышлар турында фикер алышырга, виртуаль мастер-класларда һәм виртуаль күргәзмәдә дистанцион формада катнашырга мөмкин.
Җыенга мәгариф идарәләре һәм бүлекләре белгечләре, бөтен төр белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре һәм педагоглары, квалификация күтәрү системасы хезмәткәрләре, вуз укытучылары чакырулы.
Конференциянең көн тәртибенә “мәктәп-вуз” системасында бердәм белем бирү җирлеге моделен төзү һәм үстерү тәҗрибәсе һәм перспективалары, белем бирү җирлегенең инновацион моделен формалаштыру практикасы, гомумбелембирү учреждениеләре һәм вуз укытучыларын берләштерүче педагоглар җәмәгатьчелеген үстерү мәсьәләләре чыгарыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot