news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда мәктәп укучылары 45 сумга кайнар ризык белән туклана алачак

Яңартылган менюга дегустация вакытында укучылар өстенлек биргән ризыклар гына кертелгән.

Казанда мәктәп укучылары 45 сумга кайнар ризык белән туклана алачак
Михаил Захаров/архив

(Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”, Әдилә Зыятдинова). Уку елы башыннан мәктәпләрдә яңа меню кертелде. Менюда 45 сумга кайнар ризык бар. Элек менюда бары тик 64 һәм 94 сумлык туклану гына бар иде. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казанның Социаль туклану һәм азык-төлек департаменты директоры Римма Мөхәммәтшина әйтте.

“45 сумга туклануның ике вариантын тәкъдим итәбез: икенче аш яки беренче аш һәм камыр ризыгы. Шулай да без баланслы туклануны сайларга киңәш итәбез”, - диде Римма Мөхәммәтшина.

Спикер әйтүенчә, Роспотребнадзор тәкъдиме буенча яңартылган менюда ярымфабрикатлар күләмен киметкәннәр. Шулай ук дегустация вакытында мәктәп укучылары өстенлек биргән ризыклар гына өстәлгән.

Мәктәптә ике тапкыр тулысынча туклану көненә 94 сум булачак. Ә бер тапкыр салат, аш, икенче ризык һәм җиләк-җимеш ашау 66 сум булачак. 45 сумга азрак күләмдә ризыклар җыелмасы тәкъдим ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100