Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда “Мәктәп директоры” Бөтенроссия бәйгесе финалистлары тәҗрибә өйрәнә
Стажировка гадәттә бәйге җиңүчесе төбәгендә уза: “Мәктәп директоры – 2017”нең абсолют җиңүчесе – Казан мөгаллиме Ренат Хәйбуллин булды.
(Казан, 7 февраль, “Татар-информ”). Мәктәп директоры” Бөтенроссия бәйгесе 2010 елдан бирле уздырылып килә. Бәйгене Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм “Мәктәп директоры” журналы оештыра.
Татарстан мәктәпләре директорлары әлеге бәйгедә актив катнашып килә. 2017 елда бәйгедә республикадан алты гомуми белем оешмасы директоры катнашты. “Мәктәп директоры – 2017” бәйгесенең абсолют җиңүчесе булып Казанның 85нче мәктәп мөгаллиме Ренат Равил улы Хәйбуллин танылды.
Бөтенроссия бәйгесе финалистлары стажировкасы традиция буенча бәйге җиңүчесе төбәгендә уза. Биредә гомуми белем оешмаларында җитәкчелек итүнең нәтиҗәле тәҗрибәсен өйрәнү һәм тарату күздә тотыла.
Стажировка кысаларында Россия мәктәпләре директорлары Казан мәктәпләрендә дә булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз