news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Мәхмүд әл-Болгариның рус теленә тәрҗемә ителгән әсәре дөнья күрде

“Нахҗ әл-Фәрәдис” китабы иске татар теленнән рус теленә Алтын Урданың 750 еллыгына багышланган чаралар нисбәтеннән тәрҗемә ителгән.

(Казан, 11 июнь, Татар-информ, Гөлназ Гыйлфанова). 15 июньдә Казанда “Алтын Урдада дини вазгыять” дип аталган түгәрәк өстәл узачак. Чара “Каландар-нәме” һәм “Нахҗ әл-Фәрәдис” әсәрләренә нигезләнәчәк. Бу турыда “Татар-информ” агентлыгына тарихчы Илнур Миргалиев сөйләде.

Җыенны Тарих институты, Россиянең Мөфтиләр Шурасы, шулай ук Татарстан Президенты аппараты һәм Болгар ислам академиясе оештыра.

Шушы чара алдыннан гына Мәхмуд әл-Болгариның “Нахҗ әл-Фәрәдис” әсәре иске татар теленнән рус теленә тәрҗемә ителеп бастырылган. Басманы Алтын Урда һәм татар ханлыкларын Тикшеренү үзәге әзерләгән. Аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка да бүләк итәргә җыеналар. Чөнки басма Президент ярдәмендә нәшер ителгән.

Түгәрәк өстәл Алтын Урданың 750 еллыгына багышланган чараларның берсе булып тора.

  • Илдар Миргалиев – тарихчы, Татарстан Фәннәр академиясе Ш.Мәрҗәни ис.Тарих институтының М.Госманов ис. Алтын Урда һәм татар ханлыкларын Тикшеренү үзәге җитәкчесе. 

news_right_1
news_right_2
news_bot