Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Мөхлисә Буби «феномены» турында сөйләшәчәкләр
Чара ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан ике мөһим дата уңаеннан оештырыла.

(Казан, 1 март, "Татар-информ"). 6 март көнне 10.00да Казанның Галиев мәчетендә «Мөхлисә Буби «феномены», яки татар мөслимәләренең гаиләдә һәм өммәттә тоткан урыны» дип исемләнгән түгәрәк өстәл уздырыла. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чара ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан ике мөһим дата уңаеннан оештырыла: 6 мартта Россиянең мөселман дөньясында хатын-кызлар өчен иң беренче мәдрәсәгә нигез салучы һәм беренче хатын-кыз казый Мөхлисә Бубиның тууына 150 ел тула, 7 мартта исә мөселман дөньясы иң күркәм кичәләрнең берсе – Рәгаиб кичәсен (Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ әти-әнисе никах укылган көн) каршылыячак.
Түгәрәк өстәлдә татар мөслимәләрен борчыган һәм гаилә кыйммәтләрен саклау мәсьәләләре каралачак. Моннан тыш, Исламда хатын-кызга нинди вазифалар йөкләнүе, гаилә кыйммәтләрен ныгытуда диннең йогынтысы турында фикер алышу, күренекле милләт аналары эшчәнлегенә кагылышлы тарихи сәхифәләрне барлау да күздә тотыла.
Очрашуда төрле өлкә белгечләре – мөфтият хезмәткәрләре дә, турыдан-туры хатын-кызлар белән эшләүчеләр дә, дин әһелләре дә, җәмәгать эшлеклеләре дә катнашачак.
Алар арасында – ТР Диния нәзарәтенең голәмәләр шурасы сәркатибе, мөселман гаиләсе мәсьәләләре буенча белгеч Рөстәм хәзрәт Нургалиев, Россия ислам институтының татар теле һәм милли мәдәнияте кафедрасы мөдире Рафилә Гыймазова, Мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина, җәмәгать эшлеклесе Әлмирә Әдиятуллина, “Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы Илнар хәзрәт Зиннәтуллин, мөфтиятнең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова һ.б.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз