news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда “Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.с.) - төрки халыклар әдәбияты һәм сәнгатендә” дигән күргәзмә ачыла

Ул төрки-мөселманнар тарафыннан Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.с.) шәхесенең әһәмиятен аңлау-төшенүнең төрле этапларын күрсәтүне күздә тота

  (Казан, 1 октябрь, “Татар-информ”). Бүген сәгать көндезге 3тә Казанның Кол Шәриф мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда “Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.с.) - төрки халыклар әдәбияты һәм сәнгатендә” дип аталган күргәзмә ачыла. Ул ислам диненең яңа шәригатен китерүче, ислам буенча соңгы (ахырзаман) пәйгамбәр, шулай ук көчле сәясәтче, оратор, Гарәп ярымутравында шактый зур дәүләт төзүче. Ислам тәгълиматы буенча, Аның аша Аллаһның китабы - Коръән иңә. Бу әлеге музейның Мөхәммәд пәйгамбәргә (с.г.с.) багышланган беренче күргәзмәсе булып, ул төрки-мөселманнар тарафыннан Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.с.) шәхесенең әһәмиятен аңлау-төшенүнең төрле этапларын күрсәтүне күздә тота. Әлеге чара Корбан бәйрәме алдыннан махсус оештырыла.

Экспозиция белән танышырга теләүчеләр “Казан Кремле” дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы, КФУның этнографик музее, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты фондларыннан, шулай ук бүгенге көн татар каллиграфлары Рушан Шәмсетдинов һәм Нәҗип Нәккашның шәхси тупланмаларыннан булган материаллар белән таныша алачак, дип “Татар-информ”га хәбәр итә “Казан Кремле” музей-тыюлыгының матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100