Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар
Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев та катнашты.
(Казан, 23 февраль, «Татар-информ», Александр Елисеев). Казанның Җиңү паркында бүген Мәңгелек утка тантаналы рәвештә чәчәкләр куелды. Бу чара Ватанны саклаучылар көне уңаеннан үтте. Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы башкаласы шәһәр советы исеменнән венок куелды.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Казанның Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов, Россия Федерациясе Федераль җыенының җиденче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты, ватерполо буенча ике тапкыр Олимпия чемпионы Ирек Зиннуров катнашты.
“Бүген безнең бик күп егетләр Россия армиясе сафларында, флотта хезмәт итәләр. Мин аларның һәрвакыт татарстанлыларның хәрби хезмәтне лаеклы үтәүләрен һәм аларның һәрвакыт үрнәк булуларын истә тотуларын теләр идем. Ә аларның туганнарына һәм якыннарына шуны әйтергә телим, безнең егетләрнең күпчелеге шефлыкка алынган частьләрдә хезмәт итә. Бүген хәрби хезмәт дәрәҗәлегә әверелә”, – диде Васыйл Шәйхразиев.
Ирек Зиннуров исә хәрби хезмәттә бик күп уңай хәлләргә юлыгуын искә төшерде.
“Без үз тарихыбызны онытмаска тиеш. Тарихтан башка киләчәк тә, бүген дә юк. 23 февраль искиткеч бәйрәм. Мин тормышымда иң яхшы еллар дип, шул флотта хезмәт иткән 7 елымны саныйм”, - дип искәртте Ирек Зиннуров.
Чарада катнашкан хәрби кафедра студентлары хәзерге яшьләрдә милләтпәрвәрлек хисе көчле дип саный.
“Башка төбәкләр белән чагыштырганда, бу хис Татарстанда бик нык сизелә. Бездән запастагы офицерлар әзерлиләр. Милләтпәрвәрлек хисе бездә бар. Казанда яшьләр милләтпәрвәр оешмалар күп. Шуңа күрә мин бу хис яшьләрдә бар дип уйлыйм”, - дип сөйләде хәрби кафедра студенты Альберт Мусин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз