news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда җәмәгать транспортында билет бәясе артырга мөмкин

Пассажир ташучылар һәм Казан башкарма комитеты вәкилләре Тарифлар буенча дәүләт комитетына шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать иткән.

Казанда җәмәгать транспортында билет бәясе артырга мөмкин
архив/Рамиль Гали

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Пассажир ташучылар һәм Казан башкарма комитеты вәкилләре Казанда җәмәгать транспортында йөрү бәясен 3 сумга яки 28 сумга кадәр арттырырга тәкъдим иткән. Бу мәгълүматны Тарифлар буенча дәүләт комитетында расладылар.

2019 елның 1 гыйнварыннан җәмәгать транспортында йөрү бәясе артмаячак, әмма соңрак  кыйммәтләнергә мөмкин. Яңартылган тарифны кабул итүгә 1 айга кадәр вакыт китәргә мөмкин, диде Тарифлар буенча дәүләт комитеты матбугат секретаре Гөлзада Кычакова.

Тәгаенләнгән карарны Дәүләт комитеты тагын 30 көнгә кичектерергә хокуклы. Аннары документ тагын 10 көннән генә үз көченә керәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot