news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда җәмәгать транспортында билет бәясе артачак

Үзгәрешләрнең кайчан үз көченә керәчәге әлегә билгеле түгел.

Казанда җәмәгать транспортында билет бәясе артачак
Гулнара Әүхәдиева

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). Казанда җир өсте җәмәгать транспортында йөрү бәясе кулдагы акча белән түләгән очракта 35 сумга кадәр артачак.

Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты әлеге тәкъдимне хуплаган. Дәүләт комитеты әзерләгән карар проекты ведомство сайтында чыкты.

Документта әйтелгәнчә, салонда билет сатып алган һәм кулдагы акча белән түләгән очракта автобус, трамвай һәм троллейбусларда йөрү бәясе артачак. Акчасыз түләсәң, билет бәясе элеккечә (30 сум) калачак.

Әлегә бу үзгәрешләрнең кайчан гамәлгә керәчәге билгеле түгел. Документта билгеләп үтелгәнчә, «карар рәсми рәвештә басылып чыкканнан соң ун көн эчендә үз көченә керә».

ТР Автотранспорт предприятиеләре ассоциациясе Казанның җәмәгать транспортында йөрү бәясен кулдагы акча белән түләгән очракта 35 сумга кадәр арттыру тәкъдиме белән чыккан иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot