news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда җәмәгать транспортында банк картасы белән түләп була

Шулай ук транспорт карталары, юл йөрү билетлары, PayPass системалы банк карталары, NFC системалы телефон файдаланырга да мөмкин.

(Казан, 21 июнь, "Татар-информ"). Казанда җәмәгать электр транспортының барлык төрләрендә, аерым алганда трамвай, троллейбус һәм метрополитенда банк картасы белән түләү мөмкинлеге булдырылды. Бу турыда Казан шәһәре мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Махсус валидаторлар онлайн-касса принципы белән эшли һәм пассажирларга чек бирелә. Казанлылар һәм туристлар йөрү өчен гадәти транспорт карталары, юл йөрү билетлары, шулай ук PayPass системалы банк карталары, NFC системалы телефон файдаланырга да мөмкин. Пассажирларга билет урынына чек бирелә, диелгән әлеге хәбәрдә.

Шундый ук “билет” акча түләүчеләргә дә бирелә.

Метрода жетоннар сату терминаллары янына килергә кирәкми. Кайбер турникетларга банк картасын якын китереп кенә түләп була торган җайланмалар урнаштырылган, диелгән әлеге хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot