news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда җәмәгать транспортында 35 кеше битлексез булган

Рейд җәмәгать транспортының 30 тукталышында узган.

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). Җәмәгать транспортында 35 кеше битлексез йөргән. Бу хакта Татарстан башкаласының транспорт комитетында хәбәр иттеләр.

Комитет, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе хезмәткәрләре 358 автобус, трамвай һәм троллейбусны тикшерде. Рейд җәмәгать транспортының 30 тукталышында узды.

Белгечләр 35 закон бозучыны ачыклаган. 34 пассажир тикшерүчеләрнең кисәтүләреннән соң ук битлек кигән, ә берсенә җәмәгать транспортыннан чыгарга туры килгән.

Еш кына җәмәгать транспортында студентлар һәм кечкенә балалары булган әниләр битлексез йөри – соңгылары сабыйга битлек кияргә кирәкми, дип саный. 

news_right_1
news_right_2
news_bot