news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда җәмәгать транспорты эшен кичке сәгать 10га кадәр озайттылар

12 майдан маршрутларда пассажирлар транспорты саны 60 процентка кадәр артачак.

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). ТР башкаласында җир өсте җәмәгать транспорты эшен озайттылар. Бу хакта Казанның профильле комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әйтик, хәзер соңгы тукталышлардан соңгы рейска транспорт кичке сәгать 10да кузгалачак,  элеккеге кебек 9да түгел.

Моннан тыш, бүгенге көннән җәмәгать транспорты маршрутлары буенча йөрүчеләр саны артты. Маршрутларга техниканың гомуми хәрәкәт составыннан 60 проценты (гадәти эш көнендә чыгу белән чагыштырганда) чыга башлаячак

Исегезгә төшерәбез, ТР Хөкүмәте карары нигезендә, татарстанлылар җәмәгать транспортында булганда шәхси саклану чараларын — медицина битлекләрен һәм перчаткалар кулланырга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100