Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
^Казанда мәгариф өлкәсен мәгълүматлаштыруга 20 ел тулуга багышланган фәнни конференция узачак
^Казанда мәгариф өлкәсен мәгълүматлаштыруга 20 ел тулуга багышланган фәнни конференция узачак
(Казан, 13 март, «Татар-информ», Рәис Габдулла). 21 март көнне Казанда «Татарстан Республикасында мәгарифне мәгълүматлаштыру: тәҗрибә, проблемалар һәм перспективалар» дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция үтәчәк. Мәгариф өлкәсен мәгълүматлаштыруга 20 ел тулуга багышланган әлеге фәнни җыенны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәгарифне үстерү институты, Казан дәүләт университеты, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты, икътисад, идарә итү һәм хокук институты, А.Н.Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты һәм Казан шәһәренең мәгариф идарәсе оештыра. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге җитәкчесе Лилия Нуретдинова хәбәр итте.
Башкалабызның Совет районында урнашкан 110 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбендә узачак конференциядә мәгарифне мәгълүматлаштыру, компьютер технологияләре өлкәсендә эшләүче фәнни хезмәткәрләр һәм белгечләр, республика районнары мәгариф бүлекләре, компьютер үзәкләре җитәкчеләре, мәктәпләр һәм югары уку йортларының информатика укытучылары катнашыр дип көтелә, диде Лилия Альверт кызы. Фәнни җыенда күтәрелгән мәсьәләләр гаять күпкырлы. Шулар арасыннан яңа мәгълүмати технологияләр һәм белем бирүнең эчтәлеге, урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Информатика» курсы, Интернет һәм телекоммуникацион проектлар, татар теле һәм мәгълүмати технологияләр, мәгариф системасы өчен компьютер комплекслары, электрон педагогика, яңа мәгълүмати технологияләр өлкәсендә сәләтле балалар белән эшләү, уку йортларында компьютер тестлары узу һәм башкаларны атап үтәргә мөмкин. Конференция кысаларында шулай ук Mikrosoft, intel, AppIe, PoIymedia, ICL-КПО ВС, «Таттелеком» кебек фирмаларның яңа технологияләре һәм җиһазларыннан оештырылган күргәзмә дә эшләячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз