news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда мәгариф хезмәткәрләренә белем бирү өлкәсен яхшырту ысуллары тәкъдим ителде

Утырышта яңа «Үсеш нокталары»н ачу, «Кванториум» технопаркын төзү, «Салават күпере» комплексында һәм Тукай районы Шилнәбаш авылында мәктәп төзү турында сүз барды.

Казанда мәгариф хезмәткәрләренә белем бирү өлкәсен яхшырту ысуллары тәкъдим ителде
Зилә Мөбәрәкшина

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Адымнар» күптелле белем бирү комплексында «Милли проектлар белән идарә итү: гамәлгә ашыру тәҗрибәсе һәм киләчәге» секциясендә «Мәгариф» илкүләм проектын гамәлгә ашыру юллары каралды. Утырыш ахырында мәгариф идарәсе оешмалары эшен яхшырту юнәлешендә киңәшләр кертелгән резолюция кабул ителде.

«Бу резолюция фән һәм мәгариф хезмәткәрләренең республикакүләм август киңәшмәсендә тәкъдим ителәчәк. Бу программалар алга таба да гамәлгә ашырылачак. Аңлашыла, методика булдыру һәм укытучыларны өйрәтү өчен ике-өч ел гына җитми. Моның өчен кимендә ун ел кирәк булыр», — дип аңлатты «Татар-информ» хәбәрчесенә дәүләт программасы һәм проектын тормышка ашыру бүлеге башлыгы Татьяна Алексеева.

Секция утырышын Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин алып барды. Ул Татарстанда яшьләргә гражданлык-патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән барлык иҗтимагый проектларга шартлар тудырылганлыгын әйтте.

Аның сүзләренчә, «Заманча мәктәп» проекты кысаларында 2022-2023 елларда авыл җирлегендә 233 «Үсеш ноктасы»н ачу планлаштырыла. «Үсеш ноктасы» проекты ярдәмендә югары технологияле кабинетлар һәм үз-үзеңне үстерү зоналары ачылу, укыту һәм тәрбия эшендә яңа ысуллар кертү өчен шартлар тудырыла. Аның нигезендә табигый-фәнни, техник, гуманитар һәм цифрлы профильләрнең белем бирү үзәкләре булдырыла», — диде ул.

Шулай ук Рамил Хәйруллин чыгышында 2022 елның 1 сентябренә Бөгелмә һәм Яшел Үзән шәһәрләрендә «Кванториум» технопаркын төзү, «Салават күпере» торак комплексы мәктәбен төзеп бетерү бурычы куелуы турында сөйләде.

«2023 елда Тукай районы Шилнәбаш авылында йөз урынлык мәктәп төзелеп бетәчәк, дүрт спорт-зал төзекләндереләчәк. „Алабуга“ махсус икътисади зонасында IT-кубны (IT өлкәсендә белгечләр әзерләү буенча профильле белем бирүнең федераль челтәре) ачарга исәп бар», — диде министр урынбасары.

Резолюциядә 2019 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасында «Демография» һәм «Мәгариф» илкүләм проектлары гамәлгә ашырылуы, «Мәгариф» илкүләм проектының максаты — Россиядә гомумбелем бирүнең сыйфатын арттыру һәм әйдәп баручы унлыкка керү, дип билгеләп үтелгән.

Шул максаттан, секция әгъзалары Татарстанда «Хәзерге заман мәктәбе», «Һәр бала уңышы», «Цифрлы белем бирү мохите», «Яшь профессионаллар» проектларын гамәлгә ашыруны контрольгә алырга киңәш итте.

Моннан тыш, резолюциядә «Мәгариф» илкүләм проектында катнашучы оешмалар — проектта катнашучылар һәм сәләтле яшьләр белән эшләүче җирле үзәкләр, «Кванториум» балалар технопарклары (табигый фәнни һәм математик юнәлешләрдәге балаларга робототехника һәм өстәмә белем бирү программаларын гамәлгә ашыру), Фәнни коллаборация йорты, ІТ-кублар (цифрлы белем бирү педагоглары өчен өстәмә укыту программаларын гамәлгә ашыру өлешендә) белән килешү төзүне күзәтеп тору турында әйтелде.

Резолюция бертавыштан кабул ителде, каршы килүче һәм тавыш бирүдә катнашмый калган кеше булмады.

Секция утырышында «Адымнар» күптелле белем бирү комплексы директоры Айдар Шәмсетдинов, Казанның Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы директоры урынбасары Дамирә Рамазанова, «Һөнәри белем бирүне үстерү институты» җитәкчесе Ольга Слонимская, Яңа Савин районы «151 нче балалар бакчасы» мөдире Татьяна Петручик катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100