news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда мәгълүмати технологияләр өлкәсендә DigitalSkills 2018 чемпионаты уза

Агымдагы елда чемпионатның үзенчәлеге - 14-16 яшьлек конкурсантларның катнашуы.

(Казан, 13 декабрь, "Татар-информ"). 16 декабрьгә кадәр «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында DigitalSkills 2018 мәгълүмати технологияләр өлкәсендә WorldSkills стандартлары буенча икенче тармак чемпионаты уза. Бу турыда ТР мәгариф һәм фән министрлыгының матубгат хезмәтендә хәбәр итәләр.

Чемпионатны оештыручылар - Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм "Яшь профессионаллар" (Ворлдскиллс Россия) берлеге. 

Чемпионатта 26 компетенция буенча әйдәп баручы ИТ-компанияләр вәкилләре, һөнәри белем бирү оешмалары һәм югары уку йортлары студентлары, шулай ук 17 яшьтән 28 яшькә кадәрге яшьләр катнаша. Агымдагы елда чемпионатның үзенчәлеге - 14-16 яшьлек конкурсантларның катнашуы. Алар "Юниорлар" категориясендә көч сынаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot