news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда мәдрәсә эшчәнлеген федераль закон нигезендә гамәлгә ашыру турында сөйләштеләр

Мәдрәсә җитәкчеләренең чираттагы җыелышында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашкан.

Казанда мәдрәсә эшчәнлеген федераль закон нигезендә гамәлгә ашыру турында сөйләштеләр
dumrt.ru

(Казан, 5 декабрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә мөселман һөнәри дини белем бирү оешмалары (мәдрәсәләр) җитәкчеләре федераль законнар нигезендә эшләү турында фикер алышты. Бу турыда Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Мәдрәсә җитәкчеләренең чираттагы җыелышында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, шулай ук ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты вәкилләре катнашкан.

Көн тәртибендә мәдрәсәләр эшчәнлеген федераль законнар нигезендә гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot