news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда мәдәният мәсьәләләре каралачак

12-13 ноябрь көннәрендә ТР Милли музеенда “Мәдәниятләр кисешендә: милли һәм халыкара үзенчәлекләр” темасына Бөтенроссия фәнни конференциясе узачак.

(Казан, 10 ноябрь, “Татар-информ”). 12-13 ноябрь көннәрендә ТР Милли музеенда “Мәдәниятләр кисешендә: милли һәм халыкара үзенчәлекләр” темасына Бөтенроссия фәнни конференциясе узачак. Чараны Санкт-Петербург дәүләт университеты, Казан дәүләт университеты, ТР Милли музее оештыра.
Конференциянең максаты – бүгенге чор гуманитар һәм социаль белемнәрне мәдәни яктан бәяләү; музей эше теориясе, тарихы һәм мәдәният өлкәсендәге тикшеренүләр методологиясен анализлау һәм булдыру, чит илләрдә һәм Россиядә гамәли мәдәни тикшеренүләр үсеше нәтиҗәләрен тикшерү, киләчәккә юнәлешләрне билгеләү.
Чара кысаларында тематик “түгәрәк өстәл”ләр уздыру каралган. Анда Россия һәм Татарстанның үткәне, бүгенгесен өйрәнүгә мәдәни яктан якын килү, музей сәясәтенең актуаль мәсьәләләрен хәл итү юлларын эзләү тирәсендә фикер алышыначак. Шулай ук музей өлкәсендә белем алу, берләшү моделен, концепциясен тикшерү, аңа фәнни яктан якын килү; яңару (модерн) чорыннан соң музей эше; музей функцияләрен яңадан карап чыгу; үткәннең үзенчәлекләре һәм аны музейда актуальләштерү; мәдәни сәясәт мәсьәләләре, культурология мәсьәләләре хакында сөйләячәкләр. Чараларда Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Казан галимнәре – тарихчылар, фәлсәфәчеләр, культурологлар, сәнгать белгечләре, антропологлар, социологлар, тел, дин белгечләре катнашыр дип көтелә. Шулай ук Бөекбританиянең Лейстер университетының музей тикшерүләре Мәктәбе, Чехиянең Т.Масарик исемендәге университеты, Грециянең Византия мәдәнияте музееның музей эше һәм культурология өлкәсендәге алдынгы белгечләре дә чыгыш ясар дип уйланыла. Әлеге мәгълүматны ТР Милли музееның матбугат хезмәте җиткерә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100