news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда мәдәни мирас объекты булган мәгариф биналарына ремонт таләп ителә

Иң иске биналар - Казанның Вахитов районындагы 98нче мәктәп һәм 215нче балалар бакчасы.

(Казан, 26 август, «Татар-информ», Александра Давыдова). Казан Башкарма комитеты республиканың мәдәни мирас объектларын саклау буенча Дәүләт комитетына шәһәрнең алты уку йортын — өч балалар бакчасын һәм өч мәктәпне реставрацияләү кирәклеге турында мөрәҗәгать әзерли. Бу хакта «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә ведомство җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте.

«Кызганычка, капиталь ремонт эшләренә керешә алмыйбыз, чөнки мәдәни мирас объектлары буларак, алар ремонтка техник яктан да, финанс ягыннан да бөтенләй башка якын килүне таләп итә», — диде спикер.

Казанда уку учреждениесе урнашкан иң борынгы биналарның берсе дип Вахитов районының 1912 елда төзелгән 98нче мәктәбе табылган.

Моңарчы анда «Белинка» — В.Г.Белинский исемендәге 19нчы мәктәп урнашкан иде. Биредә язучылар Василий Аксенов, Рөстәм Кутуй, галимнәр Роальд Сәгъдиев һәм Эрнест Дибаев, режиссер Марсель Сәлимҗанов белем алган.

Тагын бер мәдәни мирас объекты - Вахитов районының 215нче балалар бакчасы. 1913 елда биредә Казанда беренче шәхси балалар бакчасы ачылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100