news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда мәдәни мирас объектларын саклау мәсьәләләре кузгатылачак

25-26 ноябрьдә Казанда “Мәдәни мирас объектларын (тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне) бәяләү һәм иминиятләштерү” темасына II Халыкара конференция узачак

(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”). 25-26 ноябрьдә Казанда “Мәдәни мирас объектларын (тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне) бәяләү һәм иминиятләштерү” темасына II Халыкара конференция узачак.
Анда РФ Мәдәният министрлыгы, РФ Дәүләт Думасы, РФ Икътисадый үсеш министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, ТР Мәдәният министрлыгы, Бөтенроссия иминиятчеләр берлеге, Бөтенроссия хосусыйлаштырылган һәм шәхси оешмалар ассоциациясе, алдынгы иминият компанияләре, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты, алдынгы сәнгать белгечләре, реставраторлар, мәдәни мирасны саклау, халыкара бәяләү берләшмәләре, туристик бизнес вәкилләре катнашыр дип көтелә.
Чараның максаты – конференциядә катнашучыларны мәдәни мирас объектларын саклау һәм файдалану өлкәсендәге законнар белән таныштыру, тарихи күчемсез милекне икътисадый яктан бәяләү өлкәсендә норматив-методик документ концепциясен эшләү; мәдәни мирас объектларын бәяләү үзенчәлекләрен билгеләү; объектларны саклауда иминиятнең роле; мәдәни мирас объектларын мәҗбүри иминиятләштерү механизмын федераль дәрәҗәдә ныгыту; иминиятләштерү үзенчәлекләрен билгеләү. Әлеге хәбәрне ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте җиткерә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100