news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда мәдәни мирас объектларын иминиятләштерү мәсьәләләре каралачак

Иртәгә Казанда “Мәдәни мирас объектларын бәяләү һәм иминиятләштерү” темасына II Халыкара конференциясе ачыла

(Казан, 24 ноябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Иртәгә Казанда “Мәдәни мирас объектларын бәяләү һәм иминиятләштерү” темасына II Халыкара конференциясе ачыла.
Форумда РФ Мәдәният министрлыгы, РФ Дәүләт Думасы, РФ Икътисадый үсеш министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, ТР Мәдәният министрлыгы, Бөтенроссия иминиятләштерүчеләр берлеге, Бөтенроссия хосусыйлаштырылган һәм шәхси ширкәтләр ассоциациясе, алдынгы иминият компанияләре, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты вәкилләре, реставраторлар, сәнгать, мәдәни мирасны саклау белгечләре, халыкара бәйләү берләшмәләре, туристик бизнес вәкилләре катнаша.
ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, конференциянең максаты – кунакларны мәдәни мирас объектларын саклау һәм файдалану өлкәсендә законнар белән таныштыру, тарихи күчемсез милекне икътисадый яктан бәяләү өлкәсендә норматив-методик документ концепциясен булдыру; мәдәни мирас объектларын бәяләү үзенчәлекләрен тикшерү; мәдәни мирас объектлары иминлеген тәэмин итү чарасы буларак иминиятләштерү; объектларны мәҗбүри иминиятләштерү механизмын законнар нигезендә ныгыту кебек мәсьәләләр каралачак.
Бөтенросия бәяләүчеләр җәмгыяте рәисе Николай Кузьмичев “Татар-информ” агентлыгына әйтеп үткәнчә, конференциянең Россия һәм Татарстан Республикасы өчен әһәмияте гаять зур. Бүгенге көндә мәдәни мирас объектларын саклау, иминлеген тәэмин итү актуаль мәсьәләләр булып тора. Гомумән алганда, иминиятләштерү тарихи, мәдәни объектларны саклап калуда зур роль уйный. Шуны аңласак та, объектларны иминиятләштерү процессы әкрен бара. Бүгенге көндә Казан Кремле генә иминиятләштерелгән. Шуңа күрә конференциядә мәдәни мирас объектларын бәяләү һәм иминиятләштерү системасын үстерү юнәлешләре каралачак, диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100