news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда һәм Чаллыда тавыш бирү участокларын видеокамералар белән җиһазландырачаклар

Татарстандагы ике зур шәһәрдә 65 территориаль һәм 600 участок сайлау комиссияләре видеофиксация белән тәэмин ителгән.

Казанда һәм Чаллыда тавыш бирү участокларын видеокамералар белән җиһазландырачаклар
ТР Үзәк сайлау комиссиясенең матбугат хезмәте

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү өчен гомумроссия тавыш бирүләрен уздыру чорында Казан һәм Чаллы участок сайлау комиссияләрен видеофиксация чаралары белән тәэмин итәчәкләр. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

«Катлаулы эпидемиологик вазгыятькә һәм аның аркасында килеп чыккан авыр икътисади хәлгә дә карамастан, республика Хөкүмәте Казанда һәм Чаллыда сайлау участокларын видеофиксация системалары белән тәэмин итү җаен тапты», — диде Кондратьев.

Ул шулай ук барлык территориаль сайлау комиссияләренең дә видеокүзәтү белән тәэмин ителүен әйтте. «Әгәр тавыш бирү вакытында нинди дә булса борчулы хәбәр килсә, хокук саклау органнары белгечләре видеоны карап чынлыкта нәрсә булганын белә алачак», — дип аңлатты Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

Территориаль һәм участок сайлау комиссияләрендә видеокамералар 25 июньнән эшли башлаячак. Татарстандагы ике зур шәһәрдә 65 территориаль һәм 600 участок сайлау комиссияләре видеофиксация белән тәэмин ителгән. Нәкъ шушында Татарстандагы барлык сайлаучыларының яртысы диярлек яши. 2020 елның 1 гыйнварына булган мәгълүматлар буенча, Казанда һәм Чаллыда тавыш бирү хокукы булган 1,3 миллионнан күбрәк кеше яши. Республикада барлыгы 2,9 млн тавыш бирүче яши. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100