news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда һәм Чаллыда "Ришвәт бирмим" акциясе узды

Яшьләр оешмасы активистлары гражданнардан сораштыру уздырды һәм автомобильләренә наклейка ябыштырырга тәкъдим итте.

(Чаллы, 3 декабрь, "Татар-информ", Евгений Сироткин). Казанда һәм Чаллыда “Ришвәт бирмим” акциясе узды. Аның кысаларында автомобильләргә чара девизы белән 500дән артык наклейка ябыштырылды.

Яшьләр оешмасы активистлары Татарстан ЮХИДИ идарәсе, республиканың иҗади яшьләр академиясе һәм Татарстан Президентының коррупциягә каршы сәясәте мәсьәләләре буенча идарәсе, шулай ук Чаллы шәһәр яшьләре советы белән берлектә гражданнардан сораштыру уздырды, автомобильләренә наклейка ябыштырырга тәкъдим итте.

Әлеге чара “Алмаска – бирмәскә!” дип аталган коррупциягә каршы республика яшьләр программасы кысаларында оештырылды.

Акция Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләрен сатып алуга тырышуны бетерүгә юнәлдерелгән иде. Ул 9 декабрьдә билгеләнеп үтә торган Халыкара коррупция белән көрәш көне алдыннан узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot