Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда һәм Чаллыда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана
Сыер итен 250-300, дуңгыз итен 230-270 сумнан сатып алып булачак
(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). 5 сентябрьдә Казанда һәм Чаллыда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. Сыер итен 250-300, дуңгыз итен 230-270 сумнан сатып алып булачак, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында республика муниципаль районнары башлыклары катнашында видеоконференция режимында 2015 елда көзге ярминкәләрен оештыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды. Аны ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үткәрде. Чарада шулай ук республика агросәнәгать комплексы оешмаларының һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына караган учреждениеләрнең җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча ярминкәләр вакытында сатыла торган продукциягә тәкъдим ителгән бәяләр түбәндәгечә билгеләнде: тавык ите (түшкә) - 110 сум, күркә ите (түшкә) - 200 сум, сыер ите - 250-300 сум, дуңгыз ите - 230-270 сум, сарык ите - 300-350 сум, югары категория йомырканың дистәсе - 50 сум, сайлап алынган йомырка - 44 сум, 1 нче категория йомырка - 42 сум. Үлчәп сатыла торган сөт бәясе 28 сум итеп билгеләнде, каты сырлар - 280-300 сум, атланмай - 250-280 сум, шикәр комы - 48 сум, югары сортлы он - 20 сум, борчак ярмасы - 20 сум, арпа (перловка) - 16 сум, арпа ярмасы (ячневая крупа) - 16 сум, карабодай - 47 сум, бодай - 9 сум, солы - 6 сум, бәрәңге - 12 сум, кишер - 15 сум, кызыл чөгендер - 15 сум, баш суган - 15 сум, кәбестә - 9 сум, балык (карп) - 160 сум .
Моннан тыш, Яшел Үзән муниципаль районында “Яңа Тура” технополисы территориясендә тагын бер яңа мәйданчык эшли башлый, анда да авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз