Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда һәм Чаллыда автобус йөртүчеләрне табыш буенча планнан азат итәргә тәкъдим иттеләр
Министрлар Кабинеты шәһәр башкарма комитетлары җитәкчеләренә 1 мартка кадәр Самараның пассажирлар йөртүне оештыру тәҗрибәсен өйрәнергә тәкъдим итте.
(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Хөкүмәте Казан һәм Чаллыда автобус йөртүчеләрне табыш буенча планнардан азат итәргә тәкъдим итте. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карарда әйтелә.
«Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты, Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма Комитеты җитәкчеләренә 2019 елның 1 августына кадәр муниципаль пассажир транспортында аварияләрне булдырмау профилактикасы буенча өстәмә чаралар күрүне, шул исәптән машина йөртүчеләрнең керемнәрен план күрсәткечләрен үтәүгә карап кулланмауны тәкъдим итәргә», — диелә документта.
Моннан тыш, агымдагы елның 1 мартына кадәр шәһәр хакимиятләренә Самараның пассажирлар йөртүне оештыру тәҗрибәсен өйрәнергә тәкъдим иттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз