news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда һәм Алабугада ОРВИ эпидемия чигеннән артып киткән

Тулаем Татарстанда ОРВИ һәм грипп эпидемия чигеннән түбән.

Казанда һәм Алабугада ОРВИ эпидемия чигеннән артып киткән
архив

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда кискен респиратор вирус инфекцияләре (ОРВИ) белән авыру Казанда һәм Алабугада эпидемия чигеннән югары. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

Ул Европа илләрендә грипп активлашуын, кайберләрендә эпидемия булуын әйтте. Республикада грипп эпидемия чигеннән түбән булуын билгеләп үтте.

«6-12 гыйнварда 12 928 ОРВИ очрагы теркәлгән, бу эпидемиядән 17 процентка түбән. Казанда эпидемия чигеннән 33 процентка югары. Алабугада эпидемия бусагасыннан 24 процентка артык. Калган җирләрдә вазгыять тыныч», — диде Марина Патяшина.

Идарә җитәкчесе авыру билгеләре күренсә, олыларга да, балаларга да эшкә, балалар коллективларына, төрле җәмәгатьчелек урыннарына барырга ярамавын искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100