news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда өмә

Искә төшереп үтәбез, бүгенге өмәдә 60 мең тирәсе казанлы катнашыр дип фаразланган иде

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан башкаласында санитар чистарту һәм төзекләндерү декадасы кысаларында гомумшәһәр өмәсе уза.
Искә төшереп үтәбез, бүгенге өмәдә 60 мең тирәсе казанлы катнашыр дип фаразланган иде.
Бүген Казан башкарма комитетының 1000гә якын хезмәткәре М.Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркы территориясен тәртипкә китерде. Анда 700 эш коралы кулланылды, 25 “КАМАЗ” чүп-чар һәм яфрак түгелде, дип хәбәр итте мэриянең матбугат хезмәте.
Шул ук вакытта Казан шәһәре думасы депутатлары һәм хезмәткәрләре, иҗтимагый оешма һәм сәяси партиянең вәкилләре Казан зооботбакчасы территориясен тәртипкә китерделәр.
Декада башыннан алып (16 октябрьгә булган мәгълүматлар буенча) шәһәрдән 12 мең тонна көнкүреш чүп-чары һәм 4 тонна зур габаритлы калдыклар чыгарылган. Көн саен шәһәрдән 20 процентка артык каты көнкүреш калдыгы чыгарыла.
Өмә вакытында 3 меңнән артык агач һәм 4 мең куак утырту ниятләнә. Бу көздә шәһәрдә 400 агач һәм 2000 куак утыртылды инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100