Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда ломбардларга һөҗүм итүче биш кешене хөкем иттеләр
Җинаятьчеләр дүрт ел дәвамында кибет, элемтә салоннары челтәрләре һәм ломбард хуҗаларын куркытып тоткан.
(Казан, 3 июль, “Татар-информ”, Елена Кривопатре). Бүген Татарстан Югары суды ломбард, зәркән салоннары, букмекерлык конторалары һәм спорт-кафеларга кораллы һөҗүмнәр оештырган төркемдә катнашучыларга хөкем карары чыгарган.
Төркемдә катнашучылар суд залына медицина битлекләрендә кергән. Алар үзләрен төшергән журналистларга ямьсез хәрәкәтләр күрсәткән һәм йөзләрен яшергән.
Хөкем карарын укыганда, гаепләнүчеләр сөйләшеп, көлеп утырган һәм пыяла аша туганнары белән аралашырга омтылган.
Урмацкий һәм аның төркемдәшләрен берничә җинаятьтә гаеплиләр. Алар җинаять эшчәнлекләрен 2008 елда ук башлаган. Корал кулланып, ломбард, спорт-кафе, уен салоннары һәм зәркән кибетләрен талаган. Урлаган әйберләрен “Алтын” сәүдә үзәгендә сатканнар.
Җинаять кылачак урыннарын аларга төрле оешмаларда администратор булып эшләүчеләр әйткән. Шулар ук җыелган акча күләмен һәм эш графигын да әйтеп торган.
Бинада танышлар булмаса, алар хезмәткәрләрне читкә алып китеп, товарны урлаган. Кайбер очракларда корал кулланганнар.
Кораллы бәрелеш вакытында кибет хезмәткәрләре генә түгел, сатып алучылар да эләгүе мөмкин булган.
Зыян күрүчеләр арасында МТС, “Евросеть” элемтә салоннары челтәрләре, “585” зәркән салоны булган.
Акчаны алар үзара бүлешкән һәм бер өлешен “уртак”та калдырган. Бер тапкыр һөҗүм итүдән керем миллион ярымга кадәр җиткән.
Пистолетларын ташландык заводларда һәм хәрби базаларда саклаганнар. Һөҗүм итүчеләр яшьтән үк төрле җинаятьчел элемтәләрдә торган. Барлык җинаятьләрне җентекләп планлаштырганнар. Оектан битлек киеп, театр гримы кулланганнар.
Төркемдә катнашучыларны бандитлыкта, корал белән эшләүдә, талауда, законсыз рәвештә корал саклауда һәм тагын берничә маддә буенча гаепләгәннәр.
Нәтиҗәдә суд банда лидеры Урмацкийны 17, Галиев һәм Степинны 16, Чехлов һәм Флегонтовны 10, Железковны 5 елга хөкем иткән. Бишесе дә срокларын каты режимлы колониядә үтәчәк.
Бишесенә дә гражданлык дәгъвасы белдерелгән. Галиевнең автомобиленә килгән зыянны каплау хисабына арест салынган.
“Төгәл раслаучы мәгълүматлар юк. Сер булган шаһитлар гына бар, алар шулай ук элек хөкем ителгән яисә срокларын үтәүчеләр. Ул сер булып тора һәм күрсәтмәләр бирә, ул бит анда булмаган, бу бит ахмаклык”, - дип ризасызлыгын белдерде Галиев адвокаты Николай Быков.
Ул хөкем карарын яңадан карауга бирергә планлаштыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз