news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда "Локомотив" су-мотор клубыннан катер урлаучыны хөкем итәчәкләр

Явыз ниятле кеше катерны Яшел Үзәнгә барыр өчен урлаган.

(Казан, 15 август, "Татар-информ"). Транспорт прокуроры тарафыннан, быел май аенда катер урлаган Яшел Үзән кешесенә карата гаепләү расланган. Бу хакта Идел буе транспорт прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тикшерү мәгълүматларына караганда, ир-ат Казан тирәсендәге ярымутрауда урнашкан “Локомотив” су-мотор клубы мәйданыннан катер урлап чыгып, шуның белән Яшел Үзәнгә кайтмакчы булган. Ул теләген чынга ашырган – миллион сум чамасы торган катерны кабыза алган һәм. Яшел Үзәнгә кайтып җиткәч, аны яр буенда ташлап калдырган. Урлаучының шәхесе тиз арада ачыкланган. Аңа карата җинаять эше кузгатылган.

Хәзерге вакытта эш Казанның Вахитов район судына карауга җибәрелгән. Ир-атка биш елга ирегеннән мәхрү ителү яный.

news_right_1
news_right_2
news_bot