news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Лобачевский премиясе лауреаты 75 мең доллар алачак

28 августта Казан федераль университетында Н.И.Лобачевский исемендәге медаль һәм премия лауреаты билгеле була. Быел премия күләме 75 мең доллар тәшкил итә. Бүләк 1 декабрьдә, 1827-1846 елларда Казан университеты ректоры булган бөек геометрның туган көнендә тапшырылачак. Бу хакта югары уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Быел Лобачевский исемендәге медаль һәм премия конкурсында Россиядән һәм чит илләрдән 20дән артык кеше катнашты. Финалга ун кеше чыкты, алар арасында абруйлы премия лауреатлары, зур галимнәр, фәнни мәктәп җитәкчеләре бар», - дип сөйләде конкурсның жюри рәисе, КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге математика һәм механика институты алгебра һәм математика логикасы кафедрасы мөдире Марат Арсланов.

Конкурс номинантлары арасына Япониядән Синъити Мотидзуки, Үзбәкстаннан Сәетәхмәт Лакаев, Азәрбайҗаннан Ариф Сәлимов, АКШтан Владимир Тураев кебек математиклар кергән.

Конкурста җиңүчене яшерен тавыш бирү юлы белән халыкара жюри билгеләячәк. Жюрида төрле илләрдән 17 зур галим-математик бар.

Конкурс шартлары буенча премия лауреаты бүләкләү тантанасында катнашырга һәм Казан федераль университеты Гыйльми советының киңәйтелгән утырышында чыгыш ясарга тиеш.

Н.И. Лобачевский исемендәге медаль һәм премия Казан университеты тарафыннан ике елга бер тапкыр «Фундаменталь һәм гамәли математика өлкәсендә күренекле эшләре өчен» тапшырыла. Бүләкне ачышлары һәм уйлап табулары фән һәм практика өчен әһәмиятле булган галимнәр ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100