news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда "Әлмәндәр варислары" балалар театр иҗаты фестиваль-бәйгесе үтәчәк

Шәүкәт Биктимеров исемендәге чираттагы иҗади бәйгедә катнашырга теләүче коллективлардан гаризалар 7 февральгә кадәр кабул ителә.

Казанда "Әлмәндәр варислары" балалар театр иҗаты фестиваль-бәйгесе үтәчәк
Султан Исхаков

(Казан, 9 гыйнвар, "Татар-информ). 16-17 февральдә Казанда танылган актер, озак еллар Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшләгән артист Шәүкәт Биктимеров исемендәге чираттагы “Әлмәндәр варислары” Халыкара балалар театр иҗаты фестиваль-бәйгесе узачак. Талантлы балалар театр коллективларын ачыклау, үстерү, яшь буынны театр сәнгатенә якынайту, милли драматургияне таныту максатын тоткан әлеге бәйгене Казан дәүләт мәдәният институтының Театр факультеты оештыра. Бәйгедә катнашырга теләүче коллективлардан гаризалар 7 февральгә кадәр кабул ителә, дип хәбәр итә театрның мәгълүмат үзәге.

“Әлмәндәр варислары” бәйгесе берничә номинациядә үткәрелә. “Сәнгатьле сөйләм программасы”нда 7-10 яшьлек, 11-16 яшьлек һәм 17-21 яшьлек төркемнәрдә иҗатчылар катнашуы көтелә. “Драма театры”, “Курчак театры”, “Мимика һәм хәрәкәт театры” номинацияләрендә ике яшь төркемендә – 7-13 яшьлек һәм 14-18 яшьлек укучылар катнашачак. Һәр номинациядә беренче, икенче һәм өченче урыннар билгеләнәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100