news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Өлкәннәр ункөнлеген С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында буласы тантана ача

Ункөнлек кысаларында аерым бәйрәм чаралары башкала районнарында үткәреләчәк

 (Казан, 28 сентябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). 1-10 октябрьдә Казанда традицион Өлкәннәр ункөнлеге уздырыла. Аның кысаларында хәйрия акцияләре, пенсия яшендәгеләргә матди, социаль-көнкүреш, психологик, юридик һ.б. төр ярдәм күрсәтү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру планлаштырыла.

Бу хакта тулырак бүген Казан мэриясендә уздырылган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Казан каласы Башкарама комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова бәян итте.

Аның сүзләренә караганда, ункөнлекнең төп максаты – өлкән яшьтәгеләрнең проблемаларына игътибарны юнәлтүдән тыш, яшьләрдә өлкән буынга карата хөрмәт хисе тәрбияләү.

Бүген Татарстан башкаласында 332 мең 817 мең пенсионер яши, бу – шәһәр халкының 27,6 проценты. Шулардан 148 меңнән күбрәге – эшләүче пенсионерлар, алар исә пенсия алучыларның гомуми санының 45 процентын тәшкил итә.

Хәзерге вакытта Бөек Ватан сугышының 32 ветераны торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ буларак исәптә тора. Быел 41 ветеранга торак сатып алуга 48,5 млн сум күләмендә субсидияләр бүлеп бирелгән, аларның барысы да гамәлгә ашырылган. Шулай ук ветераннар фатирларының 85ендә иганәчеләр ярдәме белән төзекләндерү эшләре башкарылган.

Казан каласы Башкарама комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары сүзләренчә, Өлкәннәр ункөнлеген ачу тантанасы, традицион рәвештә, 1 октябрьдә С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында була. Бу көнне спорт чаралары уздыру да каралган. Аерым алганда, башкаланың “Баско” аренасында 55 яшьтән өлкәнрәкләр футбол уйнар дип көтелә.

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында, традицион рәвештә, пенсия яшендәгеләрнең сәламәтлегенә аерым игътибар биреләчәк: табиблар ялгыз калган үзе йөри алмаучы авыру өлкәннәрне өйләренә барып караячак. Башкаланың дәвалау-профилактикалау учреждениеләрендә ачык ишекләр көннәре уздыру күздә тотыла. Пенсионерлар шәһәрнең 10 мцниципаль җәмәгать мунчасында бушлай юына алачак. Моннан тыш, Казанның 41нче һөнәри-техник училищесы ункөнлек дәвамында пенсионерларның чәчен бушлай кисәчәк. Башкала кафелары һәм рестораннарында өлкәннәр өчен хәйрия бәйрәм өстәлләре корылачак. Казанның мәдәният учреждениеләре һәм музейларында да чаралар уздыру ниятләнә.

Мәгариф учреждениеләре Өлкәннәр ункөнлеген уздыруга үз өлешен кертәчәк. Башкала мәктәпләрендә белем алучылар, укытучылары белән берлектә, әби-бабайларына үз куллары белән бүләкләр, чәй табыны әзерләр, түгәрәк өстәлләр, концертлар оештырыр дип көтелә. Моннан тыш, “тимурчылар” – шәһәрнең 200дән артык укучысы һәм студенты пенсионерларга өй эшләрендә ярдәм итәчәк.

Аерым бәйрәм чаралары башкала районнарында үткәреләчәк: 2 октябрь көнне – Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары өлкәннәре өчен, 8 октбрьдә – Вахитов һәм Идел буе районнарында, 30 сентябрьдә – Киров һәм Мәскәү районнарында, 1 һәм 2 октябрьдә – Совет районында яшәүче пенсионерлар өчен.

Гаилә корып, 50, 60 ел бергә тату гомер кичергән парларны Казанның ГХАТ (ЗАГС) бүлекләрендә котлаячаклар. Әйтик, “Казан” гаилә үзәгендә Өлкәннәр көнендә алтын һәм бриллиант туйларын билгеләп үтүче 20 парга хөрмәт күрсәтеләчәк.

Наталья Гречанникова билгеләп үткәнчә, Казан районнары хакимиятләрендә Өлкәннәр ункөнлеге чаралары турында мәгълүмат бирүгә юнәлтелгән “кайнар линия”ләр эшли. Ункөнлеккә кагылышлы сорауларга җавапларны Казан каласы Башкарма комитетының социаль өлкә бүлекчәләре багланышларын һәм коордициясен тәэмин итү бүлегенә 8(843)299-14-05 телефоны буенча шалтыратып та белеп була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100