news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм булды

"Бер генә ветеран да игътибарсыз калмаячак", - дип билгеләп үтте шәһәр мәдәният идарәсе башлыгы Айгөл Горнышева.

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген Казанда Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концерты узды. 

"Бер генә ветеран да игътибарсыз калмаячак", - дип вәгъдә итте Казан шәһәре башкарма комитеты мәдәният идарәсе башлыгы Айгөл Горнышева концерт башланганчы.

Ул ассызыклап үткәнчә, Өлкәннәр көненә багышланган үзәк шәһәр чарасы "Уңайлы мохит" программасы буенча үзгәртелгән залда беренче генә  тапкыр узмый. "Биредә ишекләр һәркем өчен дә ачык", - диде ул.

"1 октябрь - Өлкәннәр көне. Бөтен кеше дә өлкәннәрне котлау һәм ветераннар өчен нәрсәдер эшләү: матур концерт оештыру, бүләкләр бирү, аларны хөрмәт белән искә алу, бергә туплауны үз бурычы дип саный", - дип өстәде мәдәният идарәсе башлыгы.

Бүген Зур концертлар залы тулы иде. Концерт программасын карарга, үз адресларына әйтелгән котлау һәм рәхмәт сүзләрен ишетергә дип бирегә шәһәр һәм республика үсешенә зур өлеш керткән кешеләр, Бөек Ватан сугышы ветераннары килгән иде.

"Бүген хөрмәтләү һәм олылау көне. Безнең һәркайсыбыз кайчан да булса дәү әти һәм дәү әни, ягъни бу дөньядагы иң ягымлы һәм иң яхшы кешегә әверелә. Мин сезне бәйрәм белән котлап, шатлык-сөенечләр, күңел җылылыгы телим. Бүгенге һәм үз тормышыгыздагы һәр көннән тәм табып яшәгез", - дип котлады залга җыелучыларны Казан каласы башкарма комитеты башлыгыныңсоциаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйлә Фазлыева.

Концерт программасы бик бай иде: ветераннар өчен татар һәм рус телләрендә җырлар, төрле музыкаль композицияләр яңгырады. Бәйрәм чарасын алып баручы 2014 елның Россия һәм Татарстанда Мәдәният елы дип игълан ителүен искәртеп узды. Шуңа бәйле рәвештә, Казанда күп санлы мәдәни чаралар оештырыла, алар арасында -"Әдәби ишегалды" проекты. Проектка теләктәшлек йөзеннән бәйрәмдә музыкаль номерлардан тыш, шигъри чыгышлар да яңгырады.

Тамашачыларны үзләренең иҗаты белән "Казан нуры" халык уен кораллары оркестры, җырчы Алинә Шәрипҗанова, ТРның атказанган артисткасы Гөлшат Имамиева, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары Резеда Сәлахова һәм Артем Пискунов, шагыйрә Вера Хәмидуллина, артист Николай Коновалов  сөендерде.          

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100