Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Өлкәннәр көне уңаеннан түләүсез юридик ярдәм күрсәтәчәкләр
Ярдәмне В.И.Ленин исемендәге мәдәният сараенда 26 сентябрьдә 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр алып булачак.
(Казан, 23 сентябрь, "Татар-информ"). Өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында В.И. Ленин исемендәге мәдәният сараенда 26 сентябрьдә 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасын оештыра. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.
Чарада РФ Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлекчәләре, РФ Социаль иминлек фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлекчәсе, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгечләре катнаша.
Биредә Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе, Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе, РФ Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе, Татарстан Республикасы прокуратурасы белгечләре дә, нотариуслар, адвокатлар да булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз