news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда “Little Princess of Tatarstan 2010” фестивале узачак

11 апрельдә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында балалар катнашында “Татарстанның кечкенә принцессалары-2010” дип исемләнгән өченче гүзәллек һәм талантлар фестивале уз

(Казан, 18 март, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 11 апрельдә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында балалар катнашында “Татарстанның кечкенә принцессалары-2010” дип исемләнгән өченче гүзәллек һәм талантлар фестивале узачак. Бүген бу фестивальнең үзенчәлекләре турында “Татмедиа” агентлыгында узган матбугат конференциясендә фестиваль директоры Наталья Киселева сөйләде.
Татарстанда “Татарстанның кечкенә принцессалары-2010” (“Little Princess of Tatarstan 2010” ) фестивале “Лариса” модельләр агентлыгы тарафыннан өченче тапкыр үткәрелә. Аны оештыруга үз ярдәмен республикабызның Мәдәният министрлыгы, Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча Комитеты сала.
Фестивальнең максаты – балалар иҗатын үстерү һәм популярлаштыру, сәләтле балаларны ачу, аларны милли, мәдәни традицияләргә тарту. Чараны оештыручылар үз бурычы итеп күпбалалы гаиләләрдә, балалар йортларында, приютларда һәм интернатларда тәрбияләнүче сәләтле кызларны табу һәм аларга тормышта үз юлны табарга булышуны ала.
Фестивальдә 5 яшьтән алып 13 яшькә кадәрге кызлар катнаша. Гадәттә, конкурста 28 бала көчен сынап карый. Кызларның һәммәсе теге яки бу номинациядә җиңүче дип табыла. Ә инде призлы урыннарны алучылар Татарстанны халыкара күләмдә уза торган “Little Miss Universe -2010”, “Little Miss World 2010”, “Little Miss Europe 2010”, “Little Miss Evrasia 2010”, “Little Miss Planet 2010”, “little Miss Nations 2010” балалар конкурсларында тәкъдим итү хокукын ала.
Гадәттә, фестивальдә катнашырга 100дән артык бала теләк белдерә. Быел да чарада катнашырга теләүчеләр арасында сайлап алу туры 28 мартта “МЕГА” үзәгендә узачак. 4 апрель көнне фестивальдә катнашучы кызлар һәм аларның ата-аналары танышу кичәсенә чакырыла. Конкурсны оештыручылар бәйге максатлары һәм кагыйдәләре белән таныштыра. Танышу кичәсе “Ривьера” күңел ачу комплексында оештырыла.
Аннан соң бер атна буе кызлар репетицияләрдә катнашачак. Шулай ук атна дәвамында оештыручылар һәм кечкенә принцессалар Казан буйлап сәяхәт кылачак, Киров районында урнашкан балалар йортына хәйрия максаты белән барачак. 10 апрельдә исә Гаилә кичәсе узачак. Анда фестивальдә катнашучылар һәм ата-аналар спорт ярышларында катнаша ала. Чара “Фитнесс планетасы”нда үткәрелә.
11 апрельдә исә фестивальнең финалы оештырыла. Анда жюри кызларның артистлык сәләтен, үз-үзен тота, сөйләшә алуларын бәялиячәк. Кызлар, үз чиратында, төрле сәләтләрен күрсәтә алачак. “Без балаларның үзара аралаша белүләрен дә карыйбыз. Аларның күбесе инглиз телен белә. Ата-аналар үз балаларының сәләтен үстерергә тиеш, дип саныйм”, - диде Наталья Киселева.
Фестивальдә катнашу өчен ата-аналар яки опекуннар 10 мең сум күләмендә взнос түләргә тиеш була. Бу акчага кызлар бер атна дәвамында туклана, төрле мөгаллимнәрдә дәресләр ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100