news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда “Лингвистик атлас: модельләр һәм технологияләр” дигән мәктәп-семинары уза

TEL’2009 программасы лекцияләр, дискуссияләр, докладлар белән чыгуны, шулай ук программа системаларын күрсәтүне күз алдында тота

(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”). Казанда 10-12 декабрь көннәрендә “Лингвистик атлас: модельләр һәм технологияләр” дигән TEL’2009 XI Казан мәктәп-семинары уза. Җыенны ТР Фәннәр академиясе, академиянең Гамәли семиотика институты, Казан дәүләт университеты, Россия Ясалма Интеллект Ассоциациясе, Россия Компьютер лингвистикасы һәм интеллектуаль технологияләр ассоциациясе, “Сәләт” татар яшьләре иҗтимагый фонды оештыра.

ТР Фәннәр академиясенең рәсми сайт хәбәрләренә караганда, әлеге чара табигый телне компьютер ярдәмендә һәм когнитив модельләштерү өлкәсендә эшләгән, КДУда кибернетика үсешенә зур өлеш керткән профессор Р.Бохараев истәлегенә багышлана.

Семинар вакытында лингвистик атлас, лингвистик мәгълүмат базасы, сүзлекләр, онтологияләр, милли телләр модельләре, когнитив модельләштерү, сөйләм анализы һәм синтезы һәм башка мәсьәләләргә багышланган темалар күтәрелә.

TEL’2009 программасы лекцияләр, дискуссияләр, докладлар белән чыгуны, шулай ук программа системаларын күрсәтүне күз алдында тота.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100