Казанда Лили Нилл арфада уйнаячак
Бүген И.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә Ирландия музыканты, арфада уйнаучы Лили Нилл концерты узачак
(Казан, 23 март, “Татар-информ”). Бүген И.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә Ирландия музыканты, арфада уйнаучы Лили Нилл концерты узачак. Ул 17 һәм 18 гасырларда иҗат иткән Ирландия композиторлары музыкасын, шулай ук үзе язган һәм бүгенге заман авторлары әсәрләрен уйнаячак.
Лили Нилл – арфада уйнау сәнгатен үстерүче йолдыз. Ирландия тәнкыйтьчеләре аның уйнавын революциягә тиңли. Чөнки Лили музыкасында халык һәм электрон музыка үзенчәлекләре бергә кушыла.
Лили бик яшьли музыка белән шөгыльләнә башлый. 14 яшендә кыз Ак йортта узган концертта АКШ Президенты Билл Клинтонның рәхмәт сүзләрен ала. Лилига 15 яшь тулгач, ул солистка буларак Джон Камеронның “Мисса Кэлтика” ансамбленә чакырыла. Шул вакытта ул АКШ һәм Аурупаның иң яхшы концерт мәйданчыкларында чыгыш ясый башлый. 2004 елда Лилиның “Сүзсез” дигән беренче альбомы дөнья күрә. Бүген Лили концертлар бирүдән тыш, Аурупаның музыка югары уку йортларында арфа буенча күрсәтмә дәресләр бирә. Хәзерге вакытта ул Хельсинкиның Сибелиус исемендәге музыка академиясендә укыта.
Лили Казанда чыгыш ясавына бик шат. Аның фикеренчә, татар музыкасы ирланд музыкасына охшаш.
Казандагы концерттан соң көллият студентлары өчен күрсәтмә дәрес оештырыла. Проект башкалабызда Аурупа көннәре кысаларында Ирландиянең Россиядәге Вәкиллеге һәм Татарстанның Мәдәният министрлыгы ярдәме бедән гамәлгә ашырыла. Бу турыда Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.