news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр

Бәйгедә барлыгы 13 укучы җиңүче дип табылган.

Казанда «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр
Салават Камалетдинов

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Марат Мөбарәкшин). Бүген Казанның Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында I Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең йомгаклау чарасы узды. Җиңүчеләрне ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов тәбрикләде.

«Барыгызны да бу бәйрәм белән тәбрик итәм. Шушы чараны оештыручыларга олуг рәхмәтемне җиткерәм. Балалар, киләчәктә безгә сезнең уңышларыгызны күреп, сөенеп яшәргә насыйп булсын. Сез – безнең киләчәгебез», - диде Данил Салихов.

Бәйгедә барлыгы 13 укучы җиңүче дип табылган.

Әлеге Халыкара әдәби бәйге беренче тапкыр уздырыла. Анда барлыгы 4 меңнән артык эш килгән. Финал этабына 61 бала сайлап алынган. Кабул ителгән эшләр арасында Муса Җәлилнең шигырьләре татар, рус, төрек, француз, инглиз телләрендә яңгыраган.

Бәйге финалында Башкортстан, Оренбург, Санкт-Петербург шәһәрләреннән балалар катнашкан.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100