news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда лифтлы җир өсте кичүе ачылды

Лифт инвалидлар, өлкән яшьтәге кешеләр һәм коляскадагы нәниләргә хезмәт күрсәтәчәк

(Казан, 10 ноябрь, “Татар–информ”, Ирина Игнатьева). Бүген Казанның Әмирхан проспекты һәм Лаврентьев урамы чатында лифтлы тәүге җир өсте кичүе ачылды. Лифт инвалидлар, өлкән яшьтәге кешеләр һәм коляскадагы нәниләргә хезмәт күрсәтәчәк. Башкаларга исә урамны аркылы чыгу өчен җир өсте кичүенең баскычлары буйлап күтәрелергә кирәк.
Жир өсте кичүен ачу тантанасында РФ Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов, Казан башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, шәһәрнең Яңа Савин районы башлыгы Тимур Алибаев, төзелеш оешмалары вәкилләре һәм башкалар катнашты. Объектны файдалануга тапшыру бүген билгеләп үтелүче Россия милициясе көне һәм Яңа Савин районы оешуның 15 еллыгына багышлана.
Объект автмобиль юлларында иминлекне тәэмин итүне күздә тоткан федераль максатчан программа нигезендә төзелгән. Аның проектын “Казгражданпроект” институты” ААҖ эшләгән. “Апекс Альфа Татарстан” ҖЧҖ генераль подряд оешмасы объектны дүрт ай эчендә торгызган. Төзелеш эшләренә 58 миллион сум акча тотылган.
Шундый ук җир өсте кичүен Әмирхан проспекты һәм Четаев урамы чатында да төзү күздә тотыла.
Казанда барлыгы 27 җәяүлеләр кичүе исәпләнә. Соңгы өч елда шәһәрдә 4 җир өсте һәм 4 җир асты җәяүлеләр кичүе төзелгән. Казанның Зур боҗрасын төзү кысаларында, Несмелов, Кызыл Кокшай һәм Энгельс урамнарында өч җәяүлеләр кичүе торгызыла.
Журналистларга биргән интервьюсында Р.Миңнеханов ышандырганча, киләчәктә Казанда җир өсте җәяүлеләр кичүенең барысы да лифтлар белән җиһазландырылачак. Дөрес, бүген файдалануга тапшырылган эксперименталь лифт өзлексез эшләгән очракта. Сүз уңаеннан, җир өсте кичүе лифты вандалларга каршы система һәм диспетчер элемтәсе приборлары белән җиһазландырылган.
Р.Миңнеханов мондый статистика китерде. 2004 елда юл–транспорт һәлакәтләренең 35 проценты җәяүлеләр гаебе белән килеп чыккан. Нәтиҗәдә, 73 кеше һәлак булган. 2008 елда җәяүлеләр гаебе белән килеп чыккан юл һәлакәтләрендә 41 кешенең гомере өзелгән. Узган елның 10 аенда юлларда – 34, быел 21 кеше һәлак булган. Р.Миңнеханов фикеренчә, юл–транспорт һәлакәтләренең кимүе җәяүлеләр кичүе төзү, юлларны тамгалар һәм “зебра”лар белән җиһазлауга бәйле. ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләр арасында алып барган аңлату эшләре дә зур роль уйный.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100