news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда лифт шахтасында кеше үлү очрагы буенча җинаять эше кузгатылган

Ир-ат алтынчы каттан егылып төшкән һәм шунда ук үлгән.

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда Җиңү проспектында төзелеп килүче 139нчы йортта лифт шахтасында кеше үлү очрагы буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта «Татар-информ»га хокук саклау органнарындагы чыганак хәбәр итте.

Искәртеп үтик: «Татар-информ»га кичә ашыгыч ярдәм табиблары һәлакәт урынына килгәч, лифт шахтасыннан мәетне алу өчен коткаручылар чакырганнары хакында хәбәр ителгән иде. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Казан эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре шахтадан җансыз гәүдәне алганнар һәм полиция чакырганнар.

Ачыкланганча, 52 яшьлек ир-ат үз подъездын бутаган булырга мөмкин. Караңгыда ул чыгу юлын эзләп, 6нчы кат биеклегеннән егылган һәм шунда ук үлгән. Ир-атның мәетен кичә кичке сәгать сигезләрдә алганнар.

Хәзерге вакытта тикшерү бара, әлеге хәлнең барлык сәбәпләре ачыклана.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100