Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Әлифба китабы сурәтләнгән түштамгалар чыкты
Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете, Камал театры һәм Әлифба китабы сурәтләре төшерелгән түштамгаларны шәһәр халкы яратып ала, ди сатучылар.
(Казан,11 гыйнвар, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Казанда истәлекле биналар сурәте төшерелгән бәләкәй түштамгалар (значоклар) ясый башладылар. Декабрь аенда гына сатуга чыккан әлеге сувенир продукциясен дизайнер Гүзәл Гыйльметдинова тәкъдим итә. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына хәбәр иткәнчә, Гүзәл татарларга якын булган истәлекле урыннарны шулай чагылдырырга уйлаган һәм идеясен тормышка да ашырган.
“Татарстан һәм Казанның гаҗәеп гүзәл истәлекле биналары бихисап, - ди Гүзәл Гыйльметдинова. - Соңгы елларда Татарстанга туристлар агымы да көчәйде. Шуңа күрә, дизайнер буларак, мин сувенирларымны аларга дип тәгаенләгән идем. Ләкин түштамгалар Казан халкы арасында да популярлашып китте. Бу күренеш мине сөендерә. Татар теленә һөҗүм башлангач, Әлифба китабы төшерелгән түштамга да ясадык. Мин, татар дизайнеры буларак, әлеге вакыйгаларга карата үз сүземне әйтергә тиеш идем. Бу сувенир бигрәк тә яшьләрдә кызыксыну уятты. Рухланып китеп, башка идеяләрем туды. Тиздән җәй айлары җитә, димәк, Сабан туе бәйрәменә дә сувенирлар кирәк булачак. Татарның милли уеннарын чагылдырган түштамгалар эшләргә исәп тотам”.

Гүзәл Гыйльметдинова “Татар-информ” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә якын көннәрдә М.Җәлил һәйкәле, “Ак Барс” хокей командаларын сүрәтләгән түштамгалар чыгачагын да хәбәр итте.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз