news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Әлфия Авзалова истәлегенә мемориаль такта куелачак

Истәлек тактасы халык артисты яшәгән Туфан Миңнуллин урамындагы йорт диварына беркетеләчәк.

Казанда Әлфия Авзалова истәлегенә мемориаль такта куелачак
Михаил Захаров

(Казан, 22 февраль, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Казанда легендар җырчы Әлфия Авзалова истәлегенә мемориаль такта куелачак. Бу хакта Казан ратушасында узган "Әлфия Авзалова" китабын тәкъдим итү кичәсендә җырчының кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова-Афзалова хәбәр итте.

"Әлфия Авзалова истәлегенә мемориаль такта куерга планлаштырабыз. Истәлек тактасы ул яшәгән Туфан Миңнуллин урамындагы йорт диварына беркетеләчәк", - диде Әлфия Авзалова иҗатын саклау һәм үстерү фонды президенты Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова.

Аның әйтүенчә, бүгенге көндә алар мәшһүр җырчының исемен мәңгеләштерү эшен җәелдерә. "Безнең фонд 2009 елда булдырылды. Ул вакытта әни исән-сау иде әле. Аның вафатыннан соң да тукталып калмадык, хәзер әнинең исемен мәңгеләштерү өчен тырышабыз. Татар җыр сәнгатенә зур өлеш керткән шәхес буларак ул аңа лаек", - диде ул.

Әлфия Авзалова истәлегенә мемориаль тактаны быел җәй аенда куярга планлаштыралар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100