news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Әлфия Авзалова исемендәге мемориаль үзәк ачар өчен бина эзлиләр

"Үзәктә җырчының шәхси әйберләреннән торган экспозиция була", - диде Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова.

Казанда Әлфия Авзалова исемендәге мемориаль үзәк ачар өчен бина эзлиләр
Михаил Захаров

(Казан, 22 февраль, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Казанда Әлфия Авзалова исемендәге мемориаль үзәк ачарга ниятлиләр. Хәзерге вакытта бина эзләү эшләре бара. Бу хакта Казан ратушасында узган "Әлфия Авзалова" китабын тәкъдим итү кичәсендә җырчының кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова хәбәр итте.

"Әлфия Авзалова иҗатын саклау һәм үстерү фонды әнинең исемен мәңгеләштерү өчен мемориаль үзәк ачарга тели. Бүгенге көндә яраклаштырылган бина эзлибез", - диде ул.

Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова әйтүенчә, үзәктә җырчының шәхси әйберләреннән торган экспозиция булачак. "Әнинең сәхнә костюмнары, шәхси әйберләре, аның башкаруындагы җырлар яздырылган пластинкалар, дисклар, гаилә архивындагы фотолар, газета-журналларда басылган язмалар белән танышырга мөмкин булыр иде", - ди ул.

Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова әлеге үзәктә Илһам Шакиров хакында да мәгълүматлар урнаштырырга тели. "Үзәкне ике легендар шәхесне онытмасыннар өчен булдырырга кирәк, хәтер саклансын иде. Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, диләр. Булган мирасны кадерләп саклап, киләчәк буыннарга тапшырырга телибез", - диде ул.

Мемориаль үзәктә продюсерлык үзәге дә булачак дип белдерде Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова. Аның фикеренчә, профессиональ тавыш яздыру студиясе дә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100