news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Әлфия Авзалова исемендәге халыкара фестивальнең сайлап алу туры башлана

Бәйгедә Россиянең төрле төбәкләреннән АКШ, Кытай, Һиндстан, Мисыр, Үзбәкстан һәм башка илләрдән дә талантлар катнашачак.

Казанда Әлфия Авзалова исемендәге халыкара фестивальнең сайлап алу туры башлана
Ильнар Тухбатов/архив

(Казан, 19 октябрь, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). 20-22 октябрьдә Казан дәүләт сәнгать һәм мәдәният институтында Әлфия Авзалова исемендәге I Халыкара фестивальнең сайлап алу туры башлана. Бәйгедә Россиянең төрле төбәкләреннән АКШ, Кытай, Һиндстан, Мисыр, Үзбәкстан һәм башка илләрдән дә талантлар катнашачак. Бу хакта бүген “Татар-информ”да фестивальне оештыруга багышланган матбугат конференциясендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, фестивальнең жюри әгъзасы Венера Ганиева хәбәр итте.

“Әлфия Авзалова исемендәге фестиваль мөһим мәдәни һәм тарихи вакыйга булачак. Мондый чара бик кирәк иде, чөнки Әлфия Авзалова үз җырлары белән бик күп буын җырчыларны үстергән шәхес. Безнең максат - татар эстрада сәнгатенә нигез салган бөек җырчының иҗатын саклау, үстерү. Аның исемен мәңгеләштерергә телибез, чөнки ул җыр сәнгатендә бик зур мирас калдырды.Шуңа күрә фестивальдә катнашырга теләүчеләр дә күп булды. Без катнашучылардан 300дән артык гариза кабул иттек", - дип әйтте ул.

Татар эстрада сәнгатенә нигез салган, репертуарына 500дән артык җыр туплаган, шул исәптән, дөньяның 17 телендә җырлаган бөек җырчы - Әлфия Авзалова исемендәге фестиваль ике елга бер мәртәбә оештырыла. Оештыру комитеты һәм жюри Татарстан, Россия һәм чит илләрдән чакырылган югары профессиональ артистлардан төзелгән. Бәйгедә Россиянең төрле төбәкләреннән АКШ, Кытай, Һиндстан, Мисыр, Үзбәкстан һәм башка илләрдән дә талантлар катнашачак. Алар “Вокал”, “Хореография” һәм “Нәфис сүз” номинацияләре буенча ярыша. Җырчыларга Әлфия Авзалова репертуарыннан җырлар башкарырга туры киләчәк. Фестивальдә халык җырларын гына түгел, джаз һәм классик әсәрләр башкарырга мөмкин.

Фестивальдә катнашучыларның чыгышына мәртәбәле жюри - Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ренат Ибраһимов, Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Зилә Сөнгатуллина, җырчы Алинә Шәрипҗанова, Татарстанның халык артисты Айрат Хаметов, Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров бәя бирәчәк. Жюри әгъзалары арасында Америка һәм Кытайдан килгән абруйлы шәхесләр булуы көтелә.

Венера Ганиева фестивальнең яңа йолдызлар табырга ярдәм итәчәгенә ышана. “Фестиваль тиз арада үз йөзен һәм тамашачысын табачак. Сайлап алу турында яңа йолдызлар, яңа исемнәр ишетербез дип ышанам. Катнашучыларга зур җиңүләр телим”, - диде ул.

Оештыручылар әйтүенчә, фестиваль EAFF Европа фольклор фестивальләр ассоциясенең халыкара сертификатына ия. Чараны Әлфия Авзалова исемендәге фонд оештыра, ул 2009 елдан бирле эшли.

Фестивальнең гала-концерты 22 октябрьдә “Пирамида” күңел ачу үзәгендә була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100