news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Әлфия Афзалова концерты узачак
15 гыйнварда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Әлфия Афзалованың “Туган көн” дип исемләнгән концерты узачак
Скопировать ссылку
(Казан, 13 гыйнвар, “Татар-информ”). 15 гыйнварда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Әлфия Афзалованың “Туган көн” дип исемләнгән концерты узачак.
Әлфия Афзалова 1933 елның 15 гыйнварында Татарстанның Актаныш районы Актаныш авылында дөньяга килгән. Солистка буларак, 1952 елда ул Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә эшкә чакырыла. Кабатланмас матур тавышка ия җырчы тиз арада ансамбльнең алдынгы башкаручыларыннан берсе булып таныла. Солтан Габәши, Александр Ключарев, Мансур Мозаффаров, Заһит Хәбибуллин һәм башка композиторларның катлаулы әсәрләрен, халык көйләрен һәм заманча җырларны башкара.
Советлар Союзы буйлап гастрольләре вакытында Әлфия Афзалова башка халыкларның да онытылган халык көйләрен җыюга ирешә һәм аларга кабат яңа сулыш өрә. Җырчының таланты һәм мөмкинлекләренең тар кысаларга гына сыймавын аңлаган филармония җитәкчелеге, Әлфия Афзаловага үз иҗат труппасын оештырырга рөхсәт бирә. Шулай итеп, легендар җырчы Урта Азия, Балтыйк буе республикаларында күп тапкырлар концертлар куя, Россия шәһәрләрендә чыгыш ясый.
Дөнья халыклары җырларын таныткан өчен, 1960 елда җырчы “Дөнья халыклары арасында тынычлыкны ныгытудагы өлеше өчен” дигән Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Ул шулай ук ике тапкыр Хезмәт Кызыл байрагы орденына ия була.
Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясеннән алган хәбәргә караганда, җырчының туган көненә багышланган музыка кичәсендә– Флүрә Сөләйманова, Рабига Сибгатуллина, Римма Ибраһимова, Хәмдүнә Тимергалиева, Бәширә Насыйрова кебек татар эстрадасы йолдызлары да чыгыш ясаячак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2