news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда “Лев Толстой һәм Ислам дөньясы” күргәзмәсе ачылды

Күргәзмә бөек рус язучысының 190 еллык юбилеена багышланган.

Казанда “Лев Толстой һәм Ислам дөньясы” күргәзмәсе ачылды
Салават Камалетдинов

(Казан, 7 сентябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Казан Кирмәнендәге Кол Шәриф мәчетенең беренче катында урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда “Лев Толстой һәм Ислам дөньясы” күргәзмәсе ачылды. Рус язучысының 190 еллык юбилеена багышланган күргәзмәдә Толстойның ислам һәм үз чорындагы мөселман фикер ияләренең идеяләре белән кызыксынуы чагылдырылган. Күргәзмәнең ачылышында “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе дә булып кайтты.

Бүгенге күргәзмә “Казан Кирмәне” музей-тыюлыгының Татарстанда Толстой көненә багышланган тагын чираттагы проекты.

Күргәзмә ачылыр алдыннан Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов Коръән сүрәләрен укыды. “Татарстанның баш мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм шәхсән үземнең исемемнән сәламләргә рөхсәт итегез! Матур, мәгънәле, кирәкле күргәзмә ачарга ниятләгәнсез, Аллаһы Тәгалә эшләрегездә хәерлек кылсын. Бөек рус язучысы Лев Толстой безнең милләтебезнең гәүһәрләре булып саналган, шул чорда яшәгән дин галимнәребез белән элемтәдә булган, бу хакта күп кеше белеп тә бетерми. Шушы күргәзмәләр файдалы һәм нәтиҗәле булыр дип ышанам. Бик күп нәрсәләргә безнең дә күзләребез ачылыр, барыгызга да зур рәхмәт”, - диде Илфар хәзрәт.

Сәламләү сүзен ТР Мәдәният министры урынбасары Светлана Персова да җиткерде. “Лев Толстойның гомере һәм тормыш юлы Казан белән тыгыз бәйле. Ул шәхес буларак безнең башкалабызда формалаша. Бүгенге күргәзмә безнең өчен Толстойның иҗатын һәм тормышын яңа яктан ача, аның фәлсәфи тәгълиматларын, фикерләрен тирәнтен белергә ярдәм итә”, - диде ул.

Күргәзмәдә музей коллекциясеннән Коръән битләре һәм ислам темасына багышланган әдәбият куелды. Бу китапларның кырында Толстой укыганда язып калдырган искәрмәләр сакланып калган. Күргәзмәдәге хатлар һәм фотолар Толстойның татар гыйлем ияләре Фатих Кәрими, Садри Максуди, Гайнан Вәисов белән очрашуын чагылдырды.

Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты профессоры Резедә Мөхәммәтшина Толстой һәм Ислам дөньясын язучының биографиясенең бәхәсле өлеше булуын билгеләп үтте. “Толстой гомере буена Коръәнгә мөрәҗәгать иткән, Коръән һәм Тәүрат аның өстәл китаплары була. Язучының әсәрләре мөселман халыкларының йолалары, гореф-гадәтләре, мәдәниятләре, этнография белән сугарылган”, - ди ул.

Лев Толстойның ислам һәм мөселман мәдәнияте белән танышуы Казан шәһәрендә башлана. Казан император университетында студент чагында, ул, Россиядә шәрык белеменә нигез салучы Мирза Казыймбәк җитәкчелегендә төрки-татар телен өйрәнеп, керү имтиханнарын уңышлы тапшыра.

“Толстойның мөселман карашына фәлсәфи яктан кызыксынуы – сирәк очрый торган тема. Лев Толстой мөселман дөньясының фәлсәфә идеяләре белән кызыксынган. Каһирә университеты ректоры, Мисыр мөфтие Мөхәммәд Абдо, фәлсәфә галиме Абдаллаһ әс-Сухравради белән хатлар алышкан, Кадианнан Мөхәммәд Садыйкның мәкаләләрен, аңа үзенең карашлары турында хәбәр иткән. Россия мөселманнары Толстой әсәрләрен рус телендә һәм үз милли телләрендә укый. Алар арасында азәрбәйҗан халкы аны 1896 елда ук беренчеләрдән булып тәрҗемә итә башлый”, - диде музей җитәкчесе Илнур Низамиев "Татар-информ" хәбәрчесенә.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100