news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казанда Лев Гумилевны искә алырлар

1 һәм 3 октябрьдә Казанда Лев Гумилевны искә алу чаралары узачак.

(Казан, 28 сентябрь, “Татар-информ”). 1 октябрьдә иртәнге сәгать 10да Петербургская урамында урнашкан Лев Гумилев һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узачак. 3 октябрьдә исә С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында Лев Гумилевка багышланган “Мин - халыклар һәм гасырлар үткән юлның шаһиты” (“Я видел путь народов и веков”) исемле Хәтер кичәсе үткәреләчәк.

Искә алу кичәсендә күренекле галим турында «Воскресать, умирать, жить» исемле фильм тәкъдим ителәчәк. Чарага килгән кешеләр шулай ук Лев Гумилев, танылган рус шагыйрәсе Анна Ахматова тормышын чагылдыра торган күргәзмә белән дә таныша алачак. Программада шулай ук “Яңа музыка” ансамбле, Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Дәүләт камера хоры, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе башкаручылары чыгышы да каралган, дип хәбәр итә “Татаркино” оешмасының матбугат бүлеге. 

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100